Табигать саклау ведомстволары тырышлыгы белән "Әтнә ТКХ" МУП агынты суларны ташлауга максималь контроль тәэмин ителде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

"Әтнә торак-коммуналь хуҗалыгы" предприятиесенең чистарту корылмаларында 100 процентлы нәтиҗәгә ирешелде. Биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору - 2013 елда экологлар тарафыннан ачыкланган Әтнә елгасына чистартылмаган агынты суның ташлануын чикләү максатларында күрелгән чаралар комплексы. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы белән уздырылган уртак тикшеренү эше нәтиҗәсендә гаеплеләрне Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 статьясының 1 өлеше, 8.15 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттылар. Ә 2014 елның апрелендә ТР Әтнә районы суды тарафыннан БЧК мәҗбүри үзгәртеп кору турында карар чыгарылды.

Модернизацияләгәннән соң предприятиедә агынты суларны чистарту җыйнак җайланма ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 100 куб. м. тәшкил итә. Чистартылган агынты сыеклыгы чистартып бетерү өчен кабул итү резервуарына җибәрелә, ә төшкән актив ләм яңадан файдалану өчен аэрация зонасына кайтарыла. Агынты су аэротенкаларда тулысынча биологик чистартуга дучар ителә, шулай ук комлы иләкләр ярдәмендә өстәмә чистарту этабын уза.

Чистарту корылмаларының Әтнә елгасына булган йогынтысы квартал саен Төньяк ТИнең махсус аналитик контроль инспекциясе тарафыннан тикшерүдә тотыла. Табигать саклау законнарын бозу очраклары ачыкланмады.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International