Экологлар кисәтә: төгәл булмаган КУЭ хисапларын тапшырган өчен административ җаваплылык яный

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендәге 10 предприятиегә 250 мең сумга кадәр административ штрафлар яный. КУЭ хисаплылыгын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәсенә тапшырганда алар тарафыннан ялган документлар бирелгән. "Төгәл, дөрес булмаган белешмәләре, шулай ук хисаплылыкка теркәлүче сыйфатындагы документлар белән расланмаган белешмәләре булган КУЭ хисаплылыгын тапшыру административ хокук бозу составын тәшкил итә, аның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. җаваплылык каралган", - дип аңлата экологлар.

Калдыклар барлыкка килү, алардан файдалану, аларны зарарсызландыру һәм урнаштыру турындагы хисаплар барлыкка килә торган калдыкларның сыйфатын һәм төрләрен, шулай ук төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсус оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк. Мондый эш калдыкларны законсыз урнаштыруны чикләргә булыша.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International