Күкчәчәк, ак чәчәк, кыңгырау - Арча районы Апаз балалар бакчасында туган төбәк үсемлекләре турында театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр. "Яшел алан әкияте" спектаклендә табигатьнең гүзәллеге турында ни рәвешле кайгыртырга һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында бәян ителде. Балалар чәчәкләр турында шигырьләр сөйләде, дару үләннәре һәм аларны куллану үзенчәлекләре белән танышты, шулай ук "Шүрәле" поэмасыннан өзекләр уйнады. Экологик агарту чарасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш та катнашты. Ул болай дип билгеләде: "Мондый вакыйгаларны балалар озакка хәтерли, чөнки алар үзләре дә тамашаның бер өлешенә әверелә. Бу аларда зәвыкъ һәм туган төбәккә мәхәббәт тәрбияли.
Мәктәп укучылары белән табигать саклау чаралары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими уздырыла. Алар табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, экологик үзаң формалаштыруга һәм яшь буынның экологик культурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте