Татарстанның мәктәп укучыларыннан 2.5 меңнән артык экологик рәсем. "Чиста биттән!" конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

"Чиста биттән!" экологик рәсемнәр конкурсы кысаларында 2529 иҗади эш кабул ителде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырган конкурс 2018 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр 1-11 сыйныф укучылары арасында барды.

Конкурс нәтиҗәсендә "Кыргый табигать дөньясын саклыйк" номинациясендә түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:

1 урын - Камилә Гаязова, "17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МАМУ (Әлмәт ш.)

2 урын - Гүзәл Галимҗанова, "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ (Актаныш районы)

3 урын - Елизавета Гусева, "15 нче балалар сәнгать мәктәбе" ӨББ МБУ (Казан ш.)

 

"Хайваннар - шәһәрдә" номинациясендә түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:

1 урын - Алена Атарская, "Балалар экологик-биологик үзәге" ӨББ МБУ (Түбән Кама районы)

2 урын - Әлфинә Хәбирова, "Галиәсгар Камал ис. Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ (Арча районы)

3 урын - "Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ (Буа районы)

 

"Мәрхәмәтле ихтыяр кешесе" номинациясендә иң яхшылар:

1 урын - Нияз Камиев, "Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67 нче Яр Чаллы мәктәбе" ДБМУ (Яр Чаллы ш.)

2 урын - Фәнис Гыйльмуллин, "Бөрбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ (Балтач районы)

3 урын - Илюзә Сөләйманова, "1 нче Түбән Мактама урта гомуми белем бирү мәктәбе" (Әлмәт районы)

Махсус приз - Әлим Хәтмуллин, "Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172 нче Казан мәктәбе" ДБМУ

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International