Чүпне аралап җыюга балачактан өйрәтәләр. Экологлар 124 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга чираттагы дәресне уздырды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балачактан ук чүпне сортларга аерырыга өйрәтә. Казан шәһәренең 124 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен чираттагы белем бирү дәресе уздырылды. Анимацияле фильмны карагач балалар, герой мисалында, табигатьтә кешеләр тарафыннан җибәрелә торган хаталарны ачыклады. Шулай ук, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәс өчен, көнкүрештә һәм көндәлек тормышта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыттылар. "Элек чүпне бер күчкә өяләр иде, ә хәзер өлкәннәр аны аерым җыярга кирәк, дигән карарга килде. Бу әйләнә-тирәлекне пычратудан сакларга булыша, шулай ук эшкәртү юлы белән яңа товарлар алу мөмкинлеген дә бирә", - дип аңлатты балаларга ТР Экоминистрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге белгече Ольга Артемьева. Ул балаларны чүпне сортларга аерып җыюның төп кагыйдәләре белән таныштырды, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар алган белемнәрне тәҗрибәдә ныгытты. Пластик шешәләрне, тартмаларны, стаканнарны, агач һәм кәгазь эшләнмәләрне чүп тибына карап аерды. Дәрес азагында балалар алган белемнәрен өйдә әти-әниләре белән бергә кулланачагы турында сүз бирде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International