Әлмәттә экологлар туфракка калдыклар ташлануын ачыклады

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Җир кишәрлеге милекчесенең битараф булуы сәбәпле, Әлмәттә Базовая урамында туфрак нефть продуктлары белән пычранган - гомуми мәйданы 1500 кв.м. тәшкил итә. Милекче җир кишәрлеген арендага тапшырган, ләкин мәйданчыкның экологик һәм санитар-гигиеник кагыйдәләргә туры китереп җиһазландырылуын алдан ук тәэмин итмәгән. Шулай ук җир кишәрлекләреннән аларның максатчан билгеләнеше буенча әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәслек ысул белән файдалануга бәйле җитешсезлекләр дә ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең аналитик контроль лабораториясе белгече туфрактан пробалар алды. Лаборатор тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, туфракта нефть продуктларының күләме 9.8 мәртәбәгә артык. Хәзерге вакытта, административ эшнең барлык шартларын ачыклау максатында, административ эзләтү эше алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International