"Эко-отряд стартка!" Бөтенроссия экология бәйгесенә гаризалар кабул ителә

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

"Бер карлыгач килеп яз булмый" дисәләр дә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә һәркайсыбызның шәхсән мөнәсәбәте экологиягә ярдәм итәргә сәләтле. Барлык бөек гамәлләр кечкенә бер адымнан башлана һәм фәкать шәхси катнашлык һәм үрнәк белән генә без тирә-юньдәге дөньяны саклап кала һәм яхшырта алабыз. Россия укучылары хәрәкәте "Эко-отряд стартка!" Бөтенроссия экология бәйгесен башлап җибәрде. Анда катнашу өчен мәктәптә, эко-үзәктә яки балалар берләшмәсендә эко-отряд төзергә һәм команданың кураторы белән бергә 2019 елның 1 мартына кадәр eco-otryad@rdcentr.ru электрон почтасына гариза юлларга кирәк. һәр ай саен отрядлар биремнәр үтәячәк һәм алар өчен баллар алачак. Бәйге сынауларыннан тыш, катнашучыларга Россия укучылары хәрәкәте партнерары уздыра тоган Бөтенроссия акцияләрендә һәм конкурсларында катнашу өчен өстәмә баллар җыю мөмкинлеге бирелә. Бәйге нәтиҗәләре балларның гомуми суммасын исәпләү нәтиҗәләре буенча үткәрелә, анда илнең табигать саклау эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы эко-отряды билгеләнә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International