Бүген Фәнни-техник совет утырышында Куйбышев сусаклагычында утрау системаларын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштылар

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник советның (ФТС) чираттагы утырышы булды. Министр Александр Шадриков рәислегендә Куйбышев сусаклагычындагы утрауларны инвентарьлаштыру һәм аларның табигать ресурсларын экологик бәяләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшләренең йомгаклары тыңланды.

ФТС әгъзалары уздырылган тикшерү эшләренең, шулай ук комплекслы фәнни-тикшеренү эшләре йомгаклары буенча ирешелгән нәтиҗәләрнең актуальлеген билгеләде. "Идел елгасын һәм утрау системаларын мониторинглау кысаларында бик зур һәм әһәмиятле эш уздырылды", - дип билгеләде табигать саклау ведомствосы башлыгы. Утырыш йомгаклары буенча махсус сакланучы табигать территорияләре һәм рекреация билгеләнешендәге махсус сакланучы табигать территорияләре - махсус сакланучы табигать территорияләре буларак утрауларның табигать-ресурс потенциалыннан файдалану буенча киңәшләр формалаштырылды.

ФТС кысаларында шулай ук КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты белгечләре  Займище пос. янында Куйбышев сусаклагычы утрауларында уздырылган тикшерүләрнең нәтиҗәләрен дә күрсәтте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International