Чаллы автоюгычында экологик хокук бозуга чик куелды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Халык контроле системасы аша Яшьлек проспектында урнашкан автоюгычта су агызу турында мөрәҗәгать килгән. Мөрәҗәгать итүче табигать саклау  законнарын бозуны раслаучы фотосурәтләрне дә юллаган. Битараф калмаган шәһәр кешесенең борчылуы нигезле. Трнаспорт чараларын юганнан соңгы агынты суларда әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый алган зарарлы матдәләр шактый. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре кичекмәстән күрсәтелгән территориягә чыккан. Тикшерү барышында чистартылмаган агынты суларның янгын шлангы аша туфракка түгелүе ачыкланган. Чистартылмаган агынты суларны җирлек рельефына түккән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 ст. буенча беркетмә төзелгән. Административ хокук бозуга этәргән сәбәпләр һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Бүгенге көндә күрсәтмә үтәлгән, агынты сулар түгелми. Предприятие чистарту корылмаларын урнаштыру өчен проект-смета документларын әзерли.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International