Бүген министр Александр Шадриков Чистай һәм Тукай районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Табигать саклау ведомствосы башлыгы белән очрашуда Татарстанның Идел-Чулман төбәге халкы табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм эре габаритлы чүпне складлау, үзәк китапханәнең китап фондларын экологик эчтәлектәге әдәбият белән тулыландыру мәсьәләләрен тикшерде. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә: "Халыкны экология мәсьәләләре борчуы сөенечле хәл. Хакимият һәм халыкның конструктив хезмәттәшлеге даими диалог һәм системалы эш режимын билгели". Бөтен мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле аңлатмалар бирелде. Аерым алганда, каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсендә министр аңлатканча, конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Көнчыгыш зонасында төбәк операторы итеп "Гринта" ҖЧҖ билгеләнгән. 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның 22 муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә әлеге компания каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең барлык циклы өчен җавап тотачак.

Эш сәфәре барышында Александр Шадриков шулай ук "Чистай" индустриаль паркында булды, 2019 елның февраленнән аның территориясендә "Яңа технологияләр" ҖК" ҖЧҖ сәнәгать предприятиесенең металл кою цехы урнашачак. Министр Тукай районында табигать саклау программаларына кертелергә ниятләнгән объектлар белән дә танышты. Алар арасында - Шилнә елгасы, Белоус торак пунктындагы Чулман елгасы участогы, Отарное инешендә ГТС, Кече Шилнә авылында көнкүреш калдыкларын җыю урыны. Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу район хакимияте бинасында гражданнар белән очрашуда дәвам итте. Анда атмосфера һавасын саклау, үләт базларының санитар-яклау зоналарын киметү, биологик чистарту корылмаларын төзү мәсьәләләре каралды. Чүпне аерым җыю системасын кертү турындагы теманы күтәреп, министр билгеләп үткәнчә, 2019 елда республика куллану үзлекләрен югалткан эшләнмәләрне утильләштерү өчен җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылык механизмы кысаларында гамәлгә ашырыла торган эшен бетергән ток чыганакларын җыю һәм утильләштерү буенча федераль проектка кушылачак. Әлеге эш "Дюраселл Раша" компаниясе белән килешү нигезендә башкарылачак. Эшен бетергән батареяларны җыю мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырылачак.

  ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International