Яңа ел ЭкоФесты 2018гә чаклы бик аз вакыт калды, экология яратучылар командасы бар кешене 16 декабрьдә "Штаб" Креатив индустрияләр резиденциясендә көтә. Чараны оештыручы - "ЭкоЛогично. Казан" иҗтимагый хәрәкәте. Фестиваль лекцияләрендә үз тәҗрибәсе һәм белемнәре белән блогерлар, волонтерлар, оешмага нигез салучылар һәм җитәкчеләре уртаклашачак. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак: калдыкларны ничек аера башларга һәм моны нигә эшләргә, тәүге кыенлыкларны ничек ерып чыгарга, Казанда икенчел чималны кая тапшырырга, безнең тормыш рәвеше экологиягә ничек йогынты ясый һәм өеңдә балалар бар икән, ни рәвешле "яшел" булырга. Сабыйлар өчен, аларны уеннар һәм кул эшләнмәләре ясау аша экологик тормыш рәвешенә өйрәтү максатыннан, балалар зонасы эшләячәк. Оекбашлардан үз куллары белән ясалган уенчыклар, бизәкле шешәләр һәм икенчел чималны ничек кабат кулланырга кирәклеге турында белемнәр истәлеккә калачак. Үз экологик эзеңне ничек кыскартырга, нинди ризыклар ныграк экологик, эшкәртү өчен икенчел чималны кая тапшырырга? Чара кысаларында узачак Эко-квест шушы һәм башка сорауларга җавапларны табарга ярдәм итәчәк. ЭкоФест "Камчатка аюлары. Тормышның башы" кинопремьерасын күрсәтү белән тәмамланачак. Фильмда көрән аюлар тормышының беренче елыннан сирәк кадрлар күрсәтелә: язын өннән чыгудан алып көзге йокыга талганчы. Моның өчен фильм төшерү төркеме, җиде айны өзлексез диярлек эшләп, тыюлыкта үткәргән. Лекцияләр арасындагы тәнәфесләрдә сәламәтлегең өчен борчылмыйча тәм-том белән сыйланырга яки өеңә куркынычсыз чистарту чарасын сатып алырга мөмкин булачак. ЭкоФестта Казанның "яшел" кибетләреннән һәм кафеларыннан китерелгән экологик тауарлар ярминкәсе һәм сәламәт ризыклар мәйданчыгы эшләячәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте