Россия Федерациясе Конституциясе көне - ул дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Бу безнең уртак бәйрәмебез! Без заманча Россия - ирекле һәм бөек ил белән горурланабыз, үз кече ватаныбызны яратабыз һәм аның чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә омтылабыз. Шушы күркәм көндә илебездә һәммә кешенең үз иреген, тигезлеген, кирәклеген һәм әһәмиятен тоюын телим. Һәркем алдында барлык юллар һәм офыклар ачык булсын, алда фәкать якты һәм имин киләчәк көтсен.
Александр Шадриков - Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры