ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан Тукай районында туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау турында мөрәҗәгать алынган.
Буада аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучыларының “Экология. Иминлек. Тормыш” дигән экология конференциясе булып узган.
Әлмәт районында бер хосусый эшмәкәр су объектын шәхси милкенә әйләндергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бөтен Россия күләмендә Бөек Рус елгасы көнен бәйрәм итү алдыннан территорияләре аша кече елгалар агып торган муниципаль районнарда яр буйларын җыештыру буенча өмә үткәрү графигын булдырды.
Бүген Бишбалта бистәсе территориясенә – Идел елгасы яры буена 400 эковолонтер җыелды. Аларның максаты – ял итү түгел, бәлки яр буйларын чүп-чардан арындыруга үзләреннән өлеш кертү иде.
Түбән Новгородта “Бөек елгалар” Халыкара фәнни-сәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков республиканың экологик иминлеген тәэмин итү өчен геомәгълүмати системалардан файдалану турында чыгыш ясады.
Мамадыш районы Үсәли мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары “Делпар” чишмәсе янына җыелды. Биредә табигать кочагында “Экояз-2019” кысаларында экология дәресе булып узды.
Тормышыбызда агач-куакларның роле бәһаләп бетергесез зур. Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “ЭкоЯз -2019” кысаларында “Түбән Кама урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе белән берлектә агачлар утырту буенча өмә оештырды.
"Авыл яшьләренең Россия берлеге" россиякүләм яшьләр иҗтимагый оешмасы традиция буенча 2019 елда авыл территорияләрендәге яшьләр арасында иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау буенча Россиякүләм конкурс үткәрә. Конкурс Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә үткәрелә.
Санитария-экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Алабуга районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә җир законын бозу очрагын ачыклаган.