Бүген “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте мәйданчыгында “Чиста су. Казан” X халыкара махсус конгресс-күргәзмә чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылган “Түгәрәк өстәл” утырышы булды. Утырыш “Идел елгасын пычранудан саклау, су ресурларыннан һәм рекреация мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану” дигән темага багышланды. “Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан министр урынбасары Айрат Минимарсил улы Шиһапов чыгыш ясады.
“Түгәрәк өстәл” барышында су объектларының пычрану сәбәпләре, аларны хәл кылу юллары, “Иделне савыктыру” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар, су тармагында табигатьне саклау законнарын камилләштерү, шулай ук судан нәтиҗәле файдалану, аны саклау һәм су ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләре каралды.
“Түгәрәк өстәл”дә, гадәттәгечә, федераль хакимият органнары һәм аларның территориаль органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук Россия галимнәре, экспертлар, профильле югары уку йортлары укытучылары һәм студентлар катнашты.