Тиешсез җирләрдә ком чыгарып ятканнар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

   Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районы Туймәт авылы территориясендә тиешсез урында файдалы казылма (ком) чыгару фактын ачыклаган. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, “Туймәт ком карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензия шартын бозган икән. Оешма үзенә тиеш булмаган категориядәге җирләрдә файдалы казылма чыгару эшләрен алып барган.

“Туймәт ком карьеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә – юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше буенча беркетмә төзелгән. Оешмага ярты миллион сумга кадәр күләмдә штраф яный.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International