Закон бозуларның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгаралар. Тәтеш "Водоканал”ы акционерлык җәмгыяте предприятиесен реконструкцияләү эшләре алып барыла

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Аэротенкны, компрессор станциясен капиталь төзекләндерү, яңа ләм картасын файдалануга тапшыру, кудыргыч насосларны алыштыру – 2019 елда Тәтеш "Водоканал”ында башкарылган эшләр бу. Шушы максатларга предприятие тарафыннан 750 мең сум акча тотылган. Эшләр, административ хокук бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару йөзеннән, Идел аръягы терреиториаль идарәсе тарафыннан бирелгән күрсәтмә нигезендә башкарылган. Исегезгә төшерәбез: биредә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.13. статьясы (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”), 8.42 статьясы (“Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне хәл кылуның махсус режимын һәм эчәргә яраклы су, хуҗалык-көнкүреш максатындагы су белән тәэмин итү  чыганакларының санитария саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка эшчәнлекне хәл кылу режимын бозу”) буенча закон бозулар теркәлгән иде.

Хәзерге вакытта биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре дәвам иттерелә. Бу алга таба водоканалга шәһәрдә яшәүчеләрне эчәр су белән өзлексез тәэмин итү, сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларын СаНПиН таләпләре нигезендә су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International