Балаларны уйнап-көлеп кенә дигәндәй экологик тормыш рәвешенә тартып кертергә тырышалар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа районы Янтуган урта мәктәбендә укучылар өчен экология дәресе үткәргән. Шулай итеп, кече сыйныф укучылары табигатьтә матдәләр әйләнеше белән танышып, гадәти әйберләргә яңача карарга өйрәнгән. Чараны оештыручылар балалар игътибарын үзебез ташлый торган чүп-чарның бик тә төрле булуына юнәлткән. Шул рәвешле балаларда чүпне аерып җыю мөмкинлеге белән кызыксыну барлыкка килгән. Дәрес кысаларында икенчел чималдан әйберләр эшләү буенча мастер-класс үткәрелгән. Укучылар анда йорт кирәк-ярагы өчен табигать ресурсларын саклауга ярдәм итәрдәй ниндирәк әйберләр ясап булуын белгән.