Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында  гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан ш., Павлюхин ур., 75 й.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл кылу керә:

гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итү;

экологик иминлекне тәэмин итү;

хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын кисәтү;

табигатьне саклау программаларын һәм проектларын булдыру һәм тормышка ашыру;

үз вәкаләтләре чикләрендә җир асты биләмәләренең дәүләт фонды белән идарә итү.

Кабул итүгә алдан язылу өчен (843) 267-68-48 телефонына шалтыратырга кирәк (алдан язылып кую мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International