Татарстан Республикасының коммерциясез оешмалары һәм бизнес вәкилләре өчен “Социаль ярминкә” I Республика хәйрия фестивалендә катнашуга теркәлү башланды. Чара 2019 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә “Казан” халыкара ат спорты комплексында (адресы: Казан ш., Патрис Лумумба ур., 47А/1 й.) үткәреләчәк.
Фестивальдә катнашуга теркәлү өчен 5 декабрьгә кадәр http://социальнаяярмарка.рф/ сылтамасы аша узарга кирәк.
Теркәлүгә бәйле теге яки бу проблемалар килеп чыккан очракта түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга мөмкин: 8(843) 567-80-93; 567-80-97; 567-80-98.