Ел башыннан бирле табигатьне саклау законнарын белә торып бозучыларга карата 29 җинаять эше кузгатылган. Шуның дүрттән бер өлеше җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозуларга туры килә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары әле шушы көннәрдә генә янә Сарман районында җир астыннан файдалы казылманы законсыз чыгаручыларга киртә куйган: бульдозер, төягеч-трактор, 4 КамАЗ аларның “кармагы”на эләккән. Нәтиҗәдә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ эш кузгатылган. Ә менә икенче бер компаниянең – “Стройтехника+” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гаебе расланган да инде. Предприятие Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Унберенче арбитраж апелляция суды һәм Идел буе Арбитраж суды карары белән Казанның Самосырово торак массивы территориясендә 2401 м3 мәйданда гомумтаралган файдалы казылманы лицензиясез генә чыгаруда гаепле дип танылган. Хәзер закон бозучыга 800 мең сум күләмендә административ штраф, шулай ук 979 мең сумлык зыян китергән өчен түләргә туры киләчәк.
Гомумән, ел башыннан бирле муниципаль районнар бюджетларына табигатьне саклау законнарын бозган өчен түләтелгән 70 миллион сумнан артыграк акча кабул итеп алынган. Бу акчалар табигатьне саклау чараларын тормышка ашыруга җибәрелгән дә инде.
Закон бозуларны профилактикалау максатыннан, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карата беренче тапкыр закон бозган өчен административ җәза чарасы кисәтүгә алыштырылган (ел башыннан бирле – 1512), закон бозуларга юл куймау максатыннан 1449 шелтә белдерелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы өч ел дәвамында табигатьне саклау законнарын бозу очракларының кимү тенденциясе күзәтелә. Ел башыннан бирле аларның саны – 5428. Тикшерүләрнең дә гомуми саны кимү күзәтелә: 2017 елдан аларның саны 22%ка азайган.