Актаныш шәһәрендә экологик эстафета узган

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Экологияне саклау нигезләренә өйрәтәләр. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Айнур Гыймадиев белән берлектә, Актаныш шәһәре 2нче урта мәктәбендә  экологик чара үткәргән. Дәрес квестлар, катлаулы биремнәр рәвешендә узган. Укучылар, ике командага бүленеп, экологик эстафетада ярышкан.

Шулай итеп, балалар чүпне аерып җыюга өйрәнгән һәм дөньяны ничек итеп чистаракка әйләндерү турында кызыклы, файдалы бик күп мәгълүматлар белүгә ирешкән.

Экологлар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларны экологик тормыш рәвешенә тартып кертүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International