ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Биектау районы “Бәләкәч” балалар бакчасында экология дәресе булып узды. Чара барышында “Бәләкәч”кә табигатьне саклау өлкәсендәге актив эшчәнлеге өчен абруйлы бүләк –экология символы булып торучы “Яшел флаг” тапшырылды.

Лениногорск районында “кыргый” карьер торгызылган. Биредә яшәүчеләр кайчандыр Савочкино авылы янындагы хуҗасыз урынга көнкүреш калдыкларыннан һәм корыган ботаклардан зур гына чүплек ясап куйган булган.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндиянең Vaisala компаниясе вәкиле белән һава сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре каралды. Үлчәү-исәпләү датчиклары белән тәэмин итүче бик зур корпорация бу.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан карап-тикшереп йөргәндә Әлмәттә бер производство базасы территориясендә бик зур торбалар өемен күреп алган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик культурага өйрәтү максатыннан Лениногорск шәһәренең 10нчы мәктәбендә экологик квест уздырган.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәттә Объездная урамында урнашкан җитештерү базасын пычратуда арендатор да, милекче дә гаепле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вертолеттан карап-күзәтеп йөргәндә нәкъ менә биредә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә законны санга сукмауны теркәгәнлекләрен искә төшерик.

Бүген Чаллы шәһәренең 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның “Экология, шәһәр һәм без” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Урман Зәе елгасының яр буйларын һәм җир кишәрлеген тикшергән.

Республиканың яшьләр экологик хәрәкәте үзләренең тәүге юбилейларын гөрләтеп уздырды. Татарстанда “Чиста булачак” үсеше – зур гына бер идеянең 5 ел эчендә киң колачлы оешмага әверелү тарихы ул.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Фәнни инфраструктура, генетик анализның алдынгы ысуллары һәм яңа технологияләр эшләү. Республикабызда боларның барысы да бар. Бу  аны мәчеләр семьялыгына керүче ерткычларның популяциясен саклау һәм торгызу чараларын тормышка ашыру мәйданчыгы сыйфатында карау мөмкинлеге бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International