Мәскәүдә кар барсын саклау буенча эш төркеме утырышы узган

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Кар барсын саклау буенча эш төркеме утырышында  Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов катнашкан.

Чарада, “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль программасы кысаларында, проект концепциясен үзгәртү мәсьәләләре каралган. Татарстан белгечләренең Россия Фәннәр академиясе академиклары белән берлектә, республикада, паспортта күздә тотылган “Кар барсын үрчетү үзәге” урынына    “Ак Барс” мәчеләр семьялыгына керүчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча үзәк” булдыруны тәкъдим итүләрен искә төшерик.

Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, фәнни-тикшеренү үзәге фәнни мәгълүматлар туплау, мәчеләр семьялыгына керүчеләрнең төрле төрләренең ген материалы криобанкын булдыру (алга таба аларны үрчетүдә ярдәмче репродуктив технологияләрдән файдалану өчен), шулай ук хайваннарның үз-үзен тотышы, җайлашуы, физиологик һәм генетик дәрәҗәдә үзгәрүләре үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.

“Мондый Үзәк булдыру, уникаль һәм югалып баручы хайваннар төрләрен саклап калу ягыннан, “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк, ә Татарстан Республикасында, һичшиксез, Россиядә мәчеләр семьялыгына керүчеләрнең сирәк очрый торган вәкилләрен саклау өлкәсендә алдынгылыкка чыгу мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үткән Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев.

Шулай ук Айрат Шиһапов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашкан. Очрашуда яклар проектны алга таба тормышка ашыру мәсьәләләрен караган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International