Тәтештә мәктәп укучыларына җирләрне саклау буенча экологик таләпләр турында сөйләгәннәр

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре, укучыларга туфракның составы турында белем эстәү максатыннан чыгып, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресе уздырган. Экологлар әйтүенчә, туфракны саклау һәм аннан нәтиҗәле файдалану бөтен кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Экологияне сакларга өйрәтүче остазлар чара кысаларында мәктәп укучыларында фикерләү, күзәтү сәләтен, табигатьне саклау белән кызыксынуларын үстерергә тырышкан. Дәрестә балалар, тәҗрибәләр ясап, туфрак составын билгеләгән, туфрак турындагы белемнәрен тирәнәйтүгә ирешкән.

“Туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен кеше аны эшкәртә, ашлама кертә, су сибә. Кешеләр ерганаклар барлыкка килүгә каршы көрәшә. Язын кырларда, туфракка су сеңдерү өчен,  кар тота”, – дип балаларга аңлаткан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы урынбасары.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International