Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТАССРга 100 ел тулуга багышланган лекция үткәрелде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан АССРга 100 ел тулу кысаларында лекция үткәрелде. Ведомство хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре чыгыш ясады. Алар архив фондында сакланыла торган тарихи документлар, фотосурәтләр, кинохроникадан өзекләр, аудиоязмалар белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы оештырылуның әһәмиятле барлык сәхифәләре турында сөйләде.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел  тулу хөрмәтенә, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, республикага нигез салу һәм үстерүнең мөһим этабы буларак, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан чыгып, 2020 елның Татарстан АССРның 100 еллыгы елы итеп игълан ителүен, аның кысаларында күп кенә тантаналы чараларны үткәрүнең күздә тотылуын искәртик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International