Әлмәт районында “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең агулы пычрак суларын Кече инешкә агызган өчен 400 мең сумлык штрафка тартылганлыгын искә төшереп үтик. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын быелның көзендә ачыклаган.
Казан шәһәре 80нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораториясендә булып киткән. Биредә аларга Үзәк махсус инспекция белгечләре экскурсия үткәргән.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен гавами чара үткәрелде.
“Татвторчермет” җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе территориясендә экология законнарын бозуга кабаттан юл куймау максатыннан тиешле чаралар күрелгән. Компаниянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен бозган өчен 2017 елдан бирле инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгын искә төшерик.
Өйдән чыгып киткәндә, ни өчен утны сүндерергә, өй яки фатирда суүткәргечтән су агып-тамып тормасын өчен ничек итеп үзвакытында тиешле чара күрергә – Чирмешән муниципаль районы Ивашкино мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән әңгәмә барышында әнә шул хакта сөйләшү булган.
Чистай районында проектсыз саклагычлар, радиация чыгармый, дип танылган. Бүген “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Идел буе территориаль округы” филиалы белгечләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Чистай “Восток” сәгать заводы тирәсендәге һәм Кубас урманындагы җир биләмәләрен торгызу буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндия делегациясе булып китте. Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе җитәкчелегендәге делегациянең Казанга Финнар мәдәнияте көннәрен ачуда катнашу өчен килүен искә төшерик.
Казанның 94 нче гимназиясендә тәүге тапкыр “Квиз for family” дигән интеллектуаль уен үткәрелгән. Чараны Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Шепард" иҗат төркеме оештырган.
Экологияне саклау нигезләренә өйрәтәләр. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Айнур Гыймадиев белән берлектә, Актаныш шәһәре 2нче урта мәктәбендә экологик чара үткәргән. Дәрес квестлар, катлаулы биремнәр рәвешендә узган. Укучылар, ике командага бүленеп, экологик эстафетада ярышкан.
Быелның август аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ком чыгаруны ачыклаган булганнар. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Уразай авыл җирлеге территориясеннән чыгарылган гомумтаралган файдалы казылма нефть чыгару объектларына китерелгән.