ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында үсемлекләр, агач, шулай ук тораклардан чыккан сортларга аерылмаган чүп-чар өемен ачыклаган.
Татарстанда каты коммуналь калдыкларны термик эшкәртү заводы буенча башлангыч халыкара экологик экспертиза нәтиҗәләре Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында ачык файдалана алырлык итеп урнаштырылды: https://eco.tatarstan.ru/rus/prezentatsii.htm. Документларның оригинал телендәгесе дә (алман теле), шулай ук тәрҗемәсе дә бар.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 2434 мөрәҗәгать килгән.
Шуларның 889ы – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре санитар-экологик икеайлык кысаларында төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар, резин шиннары, пластик тартмалар, шулай ук тораклардан сортларга аерылмаган чүп-чар өеменә тап булган. Совет районының Гадел Кутуй урамы буенча табигать саклау законнарын бозу очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Чурапаны торак пунктының төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык инициативаларын тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру, кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру һәм ирекле эшчәнлеккә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыруга ярдәм итү.
Тиздән барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар җәйге каникулга китәчәк. Урамга чыкканда, елга буенда яки урманда булган вакытта табигатькә карата сакчыл караш булуы мөһим.
Хөрмәтле полярчылар, артик тикшеренү ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Зәй районының Әхмәт авылы читендә рөхсәтсез чүплек булуы турындагы хәбәр «Халык контроле» системасы буенча гражданнардан җиткерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияне квадрокоптер ярдәмендә тикшергән.
Экологик мониторинг барышында инспекторлар 2000 кв. метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча районы Өчиле авылыннан ерак булмаган урында торак калдыклары, резин шиннары, шифр, ботак, үсемлек калдыкларыннан рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән территориянең күләме 800 куб. метр тәшкил итә.