Калдыкларны аерым җыю турында җентеклерәк. Казанда «Казан – калдыкларсыз шәһәр» экспозициясе ачылды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Горки-Әмәт урманында калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча интерактив экспозиция ачылды. Республика башкаласында «Казан – калдыкларсыз шәһәр» проекты кысаларында яңа белем бирү пространствосы барлыкка килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиядәге Coca-Cola HBC генераль директоры Александр Ружевич арасында төзелгән килешү кысаларында, Казан паркларында чүп-чарны аерым җыю өчен 250 артык контейнер урнаштырылган, К(и)ФУ, КДАТУ, 179 нчы мәктәптә һәм «Казан Арена»да калдыкларны аерым туплау өчен инфраструктура оештырылган.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә көннән-көн күбрәк игътибар бирелүе куандыра, ә калдыклар белән эш итү эшчәнлеген үзгәртеп кору белән берлектә, калдыкларны аерым җыюга да зур игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов. – Бүгенге көндә Министрлык тарафыннан күпсанлы килешүләр имзаланды – бу терекөмешле калдыкларны аерым җыю буенча да, кече ток чыганакларын (батарейканы) аерым җыю буенча да. Бүген үзәкнең ачылуы аерым чара – ул төрле яшь төркемнәренә караган кешеләрне каты көнкүреш калдыкларын аерым туплау нигезләренә өйрәтәчәк. Coca-Cola компаниясенә актив хезмәттәшлек өчен, шул исәптән экомәгърифәтчелек эшчәнлегендә дә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә».

Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, үз чиратында, шәһәрлеләргә экологик тәрбия бирү – алар эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе, дип ассызыклады. «Безнең өчен монда, Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта шезлонгларның урнаштырылган булуы мөһим, алар 95% дәрәҗәсендә эшкәртелгән материаллардан ясалган. Бүгенге көндә, 2020 елның маеннан башлап, 3 тоннадан артык файдалы фракция чыгарылган – бу 3 тонна чүп-чар, алар шәһәр мохитенә эләкмәгән һәм шәһәребез экологиясен бозмаган, ә эшкәртүгә юнәлдерелгән. Димәк, тиздән алар яңа футболкалар, велосипедлар, скейтбордлар һәм башка бик күп нәрсәләр буларак яңа гомер алачак». Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, объектка халык арасында ихтыяҗ зур булыр, дигән ышаныч белдерде.

«Хәзер без экологик проектларга ярдәм итү буенча төп фокусны ясыйбыз, – дип билгеләп үтте Coca-Cola HBC компаниясенең тышкы элемтәләр һәм коммуникацияләр буенча директоры Ирина Архипова. – Казан Россиядә беренче һәм дөньяда Zero Waste City («Калдыкларсыз шәһәр») концепциясе гамәлгә кертелгән икенче шәһәр итеп сайланды. Димәк, компания Казанда безнең төргәкләрдә сатыла торган барлык калдыклар күләмен җыю йөкләмәсен үз өстенә алды».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында «Татарстан Республикасында экологик инновацияләр ничек эшли? Кейслар һәм форсайтлар – тотрыклы социаль-икътисадый үсешкә ныклы адымнар» бизнес-дискуссиясе кысаларында экологик инновацияләрне тотрыклы үстерү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышуны дәвам иттерделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Горки-Әмәт урманында калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү экспозициясе белән теләге булган һәркем таныша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International