Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, республиканың югары уку йортлары, коммерциясез оешмалар һәм коммерциясез сектор вәкилләре катнашты.
Барлык катнашучыларга да сәүдә үзәге буйлап экскурсия оештырылды, калдыкларны аерым җыюның кулланыла торган алымнары күрсәтелде: сортларга аеру станцияләре, текстиль һәм пыяла савытларны кабул итү пунктлары, шулай ук пластик шешә, алюминий, полиэтилен өчен контейнерлар һәм башкалар.
Чараның нәтиҗәсе югары уку йортлары студентлары арасында каты коммуналь калдыкларны аерым җыюны популярлаштыруга юнәлтелгән гомуми проект оештыру идеясеннән гыйбарәт иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Мега Казан» менә инде 10 ел күпсанлы экологик инициативалар үрнәге булып тора. Сәүдә үзәге территориясендә даими рәвештә тематик вебинарлар, мастер-класслар, гражданнарның экологик аңын үстерүгә юнәлтелгән төрле экологик акцияләр үткәрелә.
Workshop – ул төркемле үсеш методы, аның үзәк идеясе – мәнфәгатьле оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек итү юлы белән күнекмәләр үзләштерү.