«Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмалары 100 000 сум штраф түләячәк

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларына карата 100 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган. Тикшерү кысаларында экологлар компанияләрнең Әлмәт шәһәренең Урсалы микрорайонда 2 мең кв. метр күләмендәге чүплекне оештыруда катнашы булуын дәлилләгән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге очрак ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан апрель аенда ачыкланган иде. «Пятерочка» кибетләренең берсендә (юридик зат – «Агроторг» ҖЧҖ) башкарылган ремонт эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзелеш чүп-чарын, генподрядчы – «Х5-ремонт» ҖЧҖ – туфракка чыгарып ташларга булган. «Агроторг» ҖЧҖ эшчәнлегендә дә калдыклар белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәү очраклары ачыкланган, компания гаебе чүп-чарның морфологик составын өйрәнгәннән соң билгеле булган. Юридик затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International