Түбән Каманың Соболеково магистрале буенда 200 чыршы утыртылган

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

«ТГК-16» энергетика компаниясе филиалы - «Нижнекамская ТЭЦ-1» шәһәрнең яшел казнасына үзеннән өлеш кертеп, «Яшел дулкын» экологик проектына кушылган.  

«Алдагы еллардагы кебек үк, быел да агач утырту акциясе бара. Сәнәгать предприятиеләре Соболеково юлы буенда яшел үсентеләр утырта. Шул исәптән шәһәрнең үз территориясе дә яшелләндерелә», – дип хәбәр итте Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хәкимов.

Шәһәрне чистартуда һәм савыктыруда агачларның роле бәяләп бетергесез. Алар санитар-саклау, суны һәм тавыштан саклау функцияләрен башкара, шәһәрнең микроклиматын һәм тышкы йөзен формалаштыра.

«Экологик чараларда катнашу безнең өчен матур традициягә әверелде. Ылыслы агачлар утырту карары нигезле. Чыршылар фитонцидлар – биологик актив матдәләргә бай, алар авыру микроорганизмнарын юк итү үзлегенә ия. Өстәвенә, Соболеково трассасы – төп шәһәр юлы. Кышкы вакытта аның янында барлыкка килгән яшел аллея күзләрне сөендереп торачак», – дип билгеләп үтте «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International