«Экологик культура» Бөтенроссия конкурсында (2020) катнаш!

2020 елның 16 октябре, җомга

Россия мәктәп укучылары хәрәкәте конкурсның көзге этабын үткәрә. Ул 2020 елның 18 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 

Катнашучылар яшь категориясенә карап, ике номинациянең берсе буенча эш башкара:

- 8-14 яшь категориясендә катнашучылар Чарада катнашучылар экология өлкәсендәге актуаль проблемалар, инновацияләр һәм яңалыклар турында сөйләргә, экологик комикслар ясарга тиеш. Комикс – кулдан рәсем итеп ясалган вакыйга, картиналарда эшләнгән хикәят, әдәбият һәм рәсем сәнгате кебек сәнгать төрләрен үз эченә ала.

- 15-18 яшь категориясендә катнашучылар. Экологик подкаст булдырырга, аның ярдәмендә экология өлкәсендәге актуаль проблемалар, инновацияләр һәм яңалыклар турында сөйләргә кирәк. Подкаст – ул радиодагы классик тапшыруны хәтерләтә торган һәм билгеле бер тема буенча әңгәмә яки монологтан торган аудиотапшыру.
Конкурста катнашу өчен 2020 елның 30 ноябренә кадәр:
 - Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында (рдш.рф) теркәлергә;
- шәхси кабинетка шәхси мәгълүматларны кертергә һәм эшкәртүгә ризалык үрнәген тутырырга;
- «ВКонтакте» сайтында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәсми төркеменә язылырга;
- «ВКонтакте»да Экологик хәрәкәт төркеменә язылырга;
- конкурс биремен үтәргә;
- конкурста катнашу өчен Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында гариза бирергә.

Конкурс нәтиҗәләре Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәсми сайтында (рдш.рф) һәм «Вконтакте» (skm_rus) социаль челтәрендәге Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең рәсми төркемендә 2020 елның 18 декабреннән дә соңга калмыйча урнаштырыла.

Хезмәтләрегезне «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә  #РДШ #ЭкоРДШ #ЭкоКультураРДШ хештеглары белән бастырыгыз.

Тулырак мәгълүмат белән  https://рдш.рф/competition/279 сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International