ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 6958 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 2863 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

24 октябрьдә 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре укучылары файдаланылган батарейкаларны кабул итү пунктына тапшыра алачак, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе холлында (Җиңүнең 40 еллыгы уамы., 64 йорт) урнашкан. 


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Утар поселогы янында балык җибәрү эше Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча  дәүләт комитеты белгечләре составындагы комиссия контролендә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков 2020 елда табигатькә каршы кылынган иң каты җинаятьләр турында сөйләде.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашырудагы көчләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «РЖД» ААҖ филиалы-Горький тимер юлы – бергә тупларга планлаштыра. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре һәм формалары турында фикер алышуда министр Александр Шадриков һәм Горький тимер юлының баш инженеры Андрей Ищенко катнашты.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мариуполь һәм Черкасов урамнары киселешендә гражданнар мөрәҗәгате буенча җитештерү һәм куллану калдыкларының туфракка ташлау очрагына тап булганнар. Рөхсәтсез калдык ташлау мәйданы 125 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 67 куб. метр.

Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, республиканың югары уку йортлары, коммерциясез оешмалар һәм коммерциясез сектор вәкилләре катнашты.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларына карата 100 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 6793 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 2818 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы «Чиста ярлар» марафонына кушылды. «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында елгалар һәм күлләрнең ярларын чүп-чардан чистарту буенча волонтерлык чаралары бер үк вакытта бөтен Россия буйлап уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International