ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 8273 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 3826 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Республиканың социаль юнәлешле коммерциясез 8 оешмасы 2021 елда экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга финанслар алачак. Әлеге максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән субсидияләр суммасы 2 млн сум тәшкил итә.

2020 елның 3 декабреннән 10 декабренә кадәр халыкның хокукый белем дәрәҗәсен бәяләү максатында Дүртенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак.

Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләре «Башка планета» халыкара экология квестында катнаша ала. Команданы укытучы (яки уку йортының башка вәкиле) һәм студентлар тәкъдим итә.

Чараны «ЭКА» төбәкара экология иҗтимагый оешмасы оештыра. Экологик дәресне сыйныфта да, онлайн да үткәрергә мөмкин. Дәреснең барлык материаллары дистанцион форматта уздыру өчен җайлаштырылган.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Булачак экомәгърифәтченең портретын төзеп, «Пластикны дөрес тапшыр!» дигән видео-кулланма ясау буенча иҗади бирем үтәлгән, «чукрак телефон» уенында коммуникатив күнекмәләрне сынап карап, гамәлдә мәгълүматны ничек итеп дөрес җиткерергә кирәклеген белгәннәр.

Акция 10 декабрьгә кадәр барлык Россия мәктәпләрендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү кысаларында уза. Акциянең инициаторы булып «Илкүләм приоритетлар» АКО тора, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм берничә иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары катнаша.  


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ноябрьдә Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тагын бер чүплекне рекультивацияләү эшләре башланган. Объект Минзәлә шәһәрендә урнашкан.

Казанда суд приставлары «Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ оешмасыннан 600 мең сум күләмендәге штрафны түләттергән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Эшчәнлеге РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Экокласс.рф» россиякүләм порталы «Безнең белән арала» дигән россиякүләм экологик дәресен инглиз телендә үткәрү турында игълан итә. Дәрес 7-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм Россия мәктәпләрендә 2020 елның ноябреннән 30 декабренә кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International