Республиканың 8 коммерциясез оешмасы экология проектларын гамәлгә ашыруга грантлар алачак

2020 елның 27 ноябре, җомга

Республиканың социаль юнәлешле коммерциясез 8 оешмасы 2021 елда экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга финанслар алачак. Әлеге максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән субсидияләр суммасы 2 млн сум тәшкил итә.

Конкурс комиссиясе каравына коммерциясез оешмалардан барлыгы 23 заявка алынган.  Утырыш йомгаклары буенча түбәндәге экологик проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр бирү турында карар кабул ителгән:  

- «ТОРОС» инвалидларының Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы киләсе елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кызыл китап»ның аерым бүлекләрен җайлаштырачак. 

- «Татармультфильм»  балалар анимация студиясе» коммерциясез автоном оешмасы интерактив мультимедиа модульләрен эшләп чыгарачак һәм «Әгәр .... булса, нәрсә булыр?» дигән рәсемле-тавышлы мультимедия модульләрен ясаячак, аларны http://зеленыйтатарстан.рф порталында теләге булган һәркем карый алачак.

- «Татар балалар нәшрияты» коммерциясез автоном оешмасы 1 сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак» исемле эш дәфтәрләрен татар теленә тәрҗемә итәчәк.

- Түбән Кама шәһәрендә «ЭКОМИР» әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә АКО «Бала туды - агач утырт» проектын гамәлгә ашырачак. Баланың туу хөрмәтенә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенә гариза биргән һәр гаилә ылыслы яки яфраклы токымлы агачы утырта алачак.

- А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итүнең төбәк иҗтимагый фонды «Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 4 нче интернат-мәктәбе» ДБМУ территориясендә яңа чәчәклекләр, кече архитектура формалары һәм балаларны социумда тормышка яраклаштыру өчен ландшафт дизайны элементлары булдырачак.

- Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте»нең төбәк бүлеге «Табигать - безнең йорт» проектын гамәлгә ашырачак, аның кысаларында республика муниципаль районнарының балалар бакчалары өстәмә инвентарьлы һәм җиһазлы күпфункцияле ширмалар алачак, алар балаларның экологик культурасын формалаштыруга ярдәм итәчәк.

- «Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» коммерциясез партнерлыгы, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында халыкка мәгълүмат җиткерү максатында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә  «Экология илкүләм проекты: балалар карашы» республика конкурсы финалистларының балалар рәсемнәренең күчмә күргәзмәсен оештырачак.

- Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк оешмасы Татарстан мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «ProЭКо» фәнни-агарту проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.

Конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе белән https://eco.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2584779.pdf сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International