ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга
Казан Теннис академиясендә IV Республика Яшьләр форумы булып узды. Быел Форумның йомгаклау этабына сигез мәйданчык буенча 46 проект тапшырылган иде. Форумда 16-30 яшьтәгеләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларында укучы студентлар, республиканың балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмалары активистлары катнашты.
“Экологик куркынычсызлык” юнәлеше буенча финалга “Есо Арр” һәм “Шәһәрдә агач утырту планировкасын оптимальләштерүнең программа комплексы һәм методикасы” дигән 2 проект чыкты.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Адмиралтейство бистәсенә чираттагы рейдларын үткәрделәр. Бергә эш итү өчен Казан Районара прокуратурасыннан, Россия Федерациясе Тикшеренү комитетының Идел төбәкара тикшеренү идарәсенең Алтынчы табигать саклау тикшеренү бүлегеннән, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелегеннән вәкилләр, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белгечләре чакырылган иде. Предприятиеләрнең Казансу елгасының иске тармагына юынты һәм яңгыр суларын агызу торбалары тикшерелде. Министрлыкның Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юынты сулар табигый суларга кушылган җирләрдән, пычрану кимәлен билгеләү өчен, 4 юынты су пробасы һәм 2 табигый су пробасы алдылар. Үзәк территориаль идарә инспекторы Алмаз Закировның әйтүенчә, тикшерүнең төп максаты – пычрану чыганакларын ачыклау, гаеплеләрне законда каралган җаваплылыкка тарту һәм пычранган юынтылар агызуны туктату.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаменты Коллегиясенең “Мәскәүдә әйләнә-тирәлекнең 2013 елгы торышы һәм 2014 елга бурычлар турындагы” утырышы булып узды. Чарада катнаштылар: Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин, Мәскәү шәһәр Думасының Экологик политика комиссиясе рәисе Вера Степаненко, Мәскәү өлкәсе Экология һәм табигатьтән файдалану министры Анзор Шомахов; РФА Халык хуҗалыгын прогнозлау институтының әйләнә-тирәлекнең сыйфатын һәм халык саулыгын прогнозлау лабораториясе, Россия Экологик политика үзәге, Россия WWF, “Экологик сертификация үзәге – Яшел стандартлар” коммерциясез партнерлыгы вәкилләре. Татарстаннан исә республиканың Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты “Россия Федерациясенең экологик үсеше өлкәсендә дәүләт политикасын хокукый тәэмин итү” дигән темага парламент тыңлаулары үткәрде. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты.
Парламент тыңлауларында әйтелгәнчә, Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау елы соңгы уннарча елдагы иң эре табигать саклау проектына әверелгән. Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләсе Россиянең һәр кешесенә барып җиткән һәм экологик җаваплылык, табигатьне саклау идеяләрен киң таратуга булышкан. Гражданнарның үз төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә уңайлы экологик хәл булдыру белән кызыксынуын арттырган.
Казанда халыкара кошлар көненә багышланган “Сыерчыклар кайтты” еллык социаль акциясе башланды. Анда республика балалары сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча ярышачаклар. Төп максатлар – инструментлар белән эш итәргә өйрәтү, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, һәм бигрәк тә – конкурста катнашучыларга глобаль экологик проблемаларны чишүгә үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирү.
Санкт-Петербургта узган “Экология” V Халыкара форумында төрле регионнардан килгән 700дән арты делегат: 30 чит илдән һәм илебезнең 50 төбәгеннән килгән региональ һәм федераль хакимият органнары, бизнес җәмгыятьләре, коммерциясез оешмалар вәкилләре катнашты.
Форумда күргәзмә һәм конгресс программалары бар иде. Беренче чиратта су ресурслары өлкәсендәге табигать саклау политикасы, шулай ук җитештерү процесслары, атап әйткәндә индустриаль юынтыларны чистарту мәсьәләләре каралды. Су ресурсларын экологик саклауда бизнесның хакимият белән хезмәттәшлеге, иҗтимагый экологик контроль мәсьәләләре дә тикшерелде. Форумның күргәзмә өлешендә делегатлар су ресурслары һәм тулаем экологияне саклау өлкәсендәге региональ һәм халыкара инновацион проектларны: файдалы казылмаларны үзләштерүнең, су бирүнең куркынычсыз технологияләрен, техноген пычрату нәтиҗәләрен бетерү технологияләрен күрсәттеләр.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министр Артем Сидоров ЮНИДОның Су ресурслары идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Кристиан Сюзан һәм ЮНИДО Проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.
Очрашу барышында “Экологик чиста технологияләрне тапшыру максатында су объектларын пычрату чыганакларын ачыклау, бәяләү һәм градацияләү” проекты кысаларындагы бәйләнешләр мәсьәләсе тикшерелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министр Артем Сидоров ЮНИДОның Су ресурслары идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Кристиан Сюзан һәм ЮНИДО Проектының Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.
Очрашу барышында “Экологик чиста технологияләрне тапшыру максатында су объектларын пычрату чыганакларын ачыклау, бәяләү һәм градацияләү” проекты кысаларындагы бәйләнешләр мәсьәләсе тикшерелде.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда XIX “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы кысаларында “Яшәү куркынычсызлыгы проблемалары: бүген һәм киләчәктә” дигән III Халыкара фәнни-практик конференция үткәрелде. Аның кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә, министрлык тарафыннан оештырылган “Экологик куркынычсызлык” секциясе дә эшләде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Апас районы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләренең актив киңәшмәсендә катнаштылар. Анда Идел Аръягы территориаль идарәсенең 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында доклад тыңланды. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләтү мәсьәләләре телгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International