IV Республика Яшьләр форумы булып узды

2014 елның 7 марты, җомга
Казан Теннис академиясендә IV Республика Яшьләр форумы булып узды. Быел Форумның йомгаклау этабына сигез мәйданчык буенча 46 проект тапшырылган иде. Форумда 16-30 яшьтәгеләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларында укучы студентлар, республиканың балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмалары активистлары катнашты.
“Экологик куркынычсызлык” юнәлеше буенча финалга “Есо Арр” һәм “Шәһәрдә агач утырту планировкасын оптимальләштерүнең программа комплексы һәм методикасы” дигән 2 проект чыкты.
КФУның юридик факультеты студентларының “Есо Арр” проекты – Татарстан халкына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Apple һәм Android операцион системалары базасындагы мобиль җайланмалар өчен кушымта. Проектның максаты булып гражданнарның хокукый аңын һәм экологик культурасын күтәрү тора.
“Шәһәрдә агач утырту планировкасын оптимальләштерүнең программа комплексы һәм методикасы” проектының авторлары Ольга Соловьева һәм Нелли Чижикова шәһәр һавасын автомобиль төтеннәреннән саклау өчен яшеллек утыртуны планлаштыру методикасын һәм программасын тәкъдим итәләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International