Экологлар Адмиралтейство бистәсенә рейд үткәрде

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Адмиралтейство бистәсенә чираттагы рейдларын үткәрделәр. Бергә эш итү өчен Казан Районара прокуратурасыннан, Россия Федерациясе Тикшеренү комитетының Идел төбәкара тикшеренү идарәсенең Алтынчы табигать саклау тикшеренү бүлегеннән, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелегеннән вәкилләр, “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белгечләре чакырылган иде. Предприятиеләрнең Казансу елгасының иске тармагына юынты һәм яңгыр суларын агызу торбалары тикшерелде. Министрлыкның Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юынты сулар табигый суларга кушылган җирләрдән, пычрану кимәлен билгеләү өчен, 4 юынты су пробасы һәм 2 табигый су пробасы алдылар. Үзәк территориаль идарә инспекторы Алмаз Закировның әйтүенчә, тикшерүнең төп максаты – пычрану чыганакларын ачыклау, гаеплеләрне законда каралган җаваплылыкка тарту һәм пычранган юынтылар агызуны туктату.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International