«Татарстан – киләчәк территориясе» Инновацияләр полигоны-2013» конкурсының IV этабы

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда яшьләрнең инновацион проектларының “Татарстан – киләчәк территориясе” инновацияләр полигоны-2013” II республика конкурсының IV этабы башланды. Аны оештыручылар – Казан милли тикшеренү-технология университеты һәм “Химград” технополисы. Конкурсның максаты – яшь талантларга мәктәп чорында ук реаль тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп үз проектын булдыру мөмкинлеге бирү.
Конкурс Татарстан Экология министрлыгы, Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән биш этапта үткәрелә.
IV этапта катнашучыларны экспертлар, тренерлар, коучерлар белән Business day, Case-study форматларында командада эшләү көтә. Анда республиканың 7 шәһәреннән һәм 10 районыннан 37 команда, 120 укучы катнашачак. Конкурста җиңүчеләр “Иң яхшы инновацион проект”, “Иң яхшы инновацион идея”, “Иң яхшы инновацион чишелеш” дигән өч номинациядә билгеләнәчәк.
Конкурсның V йомгаклау этабы һәм аны ябу тантанасы быел декабрь аена билгеләнгән.
Тулырак белешмәләр http://www.himgrad.ru/press-centre/news/news_detail.php?ID=6139 сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International