Түбән Камада Амурдагы Комсомольскида зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм җыю телемарафоны уздырылды

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
        Бу ике сәгатьлек хәйрия телемарафоны НТР-ТВЦ каналында туры эфирда узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Түбән Кама район башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама предприятиеләре вәкилләре, шәһәрнең күренекле спортчылары һәм җәмәгатьчелек лидерлары катнашты.
   Түбән Кама мэры барлык шәһәрдәшләрен, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, бизнес җәмгыятьләрен Амурдагы Комсомольскида булган бәла-казага битараф калмаска чакырды. Экология һәм табигый байлыклар министры, үз чиратында: “Бүген Ерак Көнчыгышта, шул исәптән Амурдагы Комсомольскида яшәүчеләр һәртөрле ярдәмгә, бөтен илнең, барыбызның яклавына мохтаҗ. Адреслы ярдәм оештыруда Түбән Каманың башлангыч күрсәтүе бик яхшы, бу игелекле эшкә республиканың бүтән муниципалитетлары да кушылыр дип көтәбез”, – дип белдерде.
        Ике сәгать эчендә марафонга уннарча кеше шалтыратты, түбәнкамалылар зыян күрүчеләргә ничек әйберләр тапшырырга, аларга хәзер иң кирәге нәрсә, акчаны кайда күчерергә, дип кызыксындылар. Шул бер кичтә хәйрия счетына 2 миллион сумнан артык акча күчерелде.
        Түбән Кама районы матбугат хезмәте материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International