ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләүгә багышланган тантанада катнашты. Район сабантуе болынында меңгә якын Апас халкы һәм кунаклар җыелган иде. Министр аларны Бөек Җиңү көне белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күңел көрлеге теләде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, җәмәгать инспекторлары белән берлектә, Казан шәһәренең Яңа Савино районына рейд ясадылар. Эшчеләр урамыннан Казансу елгасы яр буена чыгу юлы “Синтез” ишкәк спорты базасы территориясен коймалау аркасында чикләнгән булып чыкты. Шул хокук бозу өчен Россия Федерациясе КоАПның “Гражданнарның гомум кулланыштагы су объектына һәм аның яр буена ирекле бару юлын тәэмин итү шартын үтәмәү” дигән 8.12.1 статьясы буенча 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Үзәк территориаль идарә инспекторлары Царицыно бистәсенә бардылар, анда Бәхетле урамы 28а йорты янында калдыкларны вакытында чыгармау аркасында рөхсәтсез чүплек барлыкка килгән булып чыкты. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв. метр. Хәзерге вакытта, җавапка тартыр өчен, бу административ хокук бозуга китергән затлар ачыклана.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре “Татнефть – АЗС Центр” ҖЧҖнең нефть продуктларын агызганда мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык бүлгеч колонкалардан автоцистерналарга җыеп арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен булган, Казан ш. Әмирхан урамы 21а автоягулык станциясендә куелган йомык системасының эшен карадылар. Агызу мизгелендә Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре станция территориясендә һәм аны торак йортлардан аерып торган санитар саклау зонасы чигендә атмосфера һавасына пробалар алдылар.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Бүген республикада Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Агач утырту көне” үткәрелә. Татарстанның шәһәр һәм районнарында 1 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылачак. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Кадыш бистәсе кишәрлегендә узган акциядә катнашып, 300дән артык ылыслы токым үсентесе утырттылар.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Яшел шимбә” акциясендә актив катнаштылар. Өмә кысаларында Дәрвишләр бистәсенең урман массивы территориясе (2013 елның апрелендә битум түгелгән урын) җыештырылды. Былтыр 12 октябрьдә Экология министрлыгы көчләре белән бу территориягә 1200ләп нарат, миләш һәм каен үсентесе утыртылган иде, бүген тагын 300 ылыслы токым үсентесе утыртылды.
Бүген Казанда “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмасы “Агачны коткар” дигән макулатура җыю акциясе үткәрде. Республика халкы игътибарын экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларына юнәлтүгә багышланган бу чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Казанда макулатураны шундый адреслар буенча тапшырырга мөмкин:
– Себер тракты 23а, телефон 240-17-59 (һәр айның соңгы шимбәсендә);
– Васильченко урамы 12/4, телефон 512-04-95;
– Халезов урамы 21;

25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казан – Коркачы – Юдино – Яшел Үзән – Казан маршруты буенча Горький тимер юлының Казан төбәген һәм аңа беркетелгән якын-тирә территорияләрне комиссион күзәтү үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлы җитәкчеләре, Россия табигать күзәтчелеге һәм аның Татарстан бүлекчәсе, Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе, Казан шәһәр хакимияте, Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләре вәкилләре тимер юл яны полосаларының санитар торышын карадылар.
“Яшь эколог мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр К(И)ФУның Эверсман исемендәге зоология музеен карадылар. Экскурсияне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде. Чараның максаты – экологик белемнәрне киңрәк тарату, халыкта экологик культура формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү, аңа сак караш тәрбияләү. Музей хезмәткәрләре балаларны Татарстанның һәм Россиянең ихтиофаунасы, су асты дөньясы, җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләре, кошлары һәм имезүчеләре белән таныштырдылар.
Бу шимбәдә – 26 апрельдә “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмасы макулатура җыю оештыра. “Агачны коткар” акциясе республика халкы игътибарын экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларына юнәлтү максатын күздә тота.
Акциядә катнашучылар барысы да “Уку модалы!” проекты кысаларында төзелгән китап фондыннан бүләккә бер китап сайлый алачак. Аларга тагын календарь, “Мин агачны коткардым!” дигән язулы шар, магнитлар, сувенир сабыны бүләк ителәчәк.
Макулатура 8.00дән 17.00гә кадәр Казан ш., Себер тракты 23а адресы буенча кабул ителә. Белешмә өчен телефон: 240-17-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International