2014 елның 21-24 сентябрендә Санкт-Петербургта “Әйләнә-тирәлек һәм кеше саулыгы: хәзерге микробиологиянең фундаменталь, клиник һәм экологик аспектлары” дигән Өченче халыкара экологик форум үткәрелә. ЭкоФорум-2014 эшендә Россия, БДБ, Европа берлеге, АКШ, Япония һәм башка илләрдән галимнәр катнаша. Аның кысаларында “түгәрәк өстәл”ләр, фәнни тикшеренү һәм белем бирү оешмаларының казаныш күргәзмәләре оештырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте