Австриядә UNIDO-ГЭФ проекты киңәшмәләре бара

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Бу көннәрдә Австриядә Татарстан индустрия предприятиеләренең энергия куллануын һәм парник газлары чыгаруын киметүгә юнәлтелгән UNIDO-ГЭФ проекты кысаларындагы киңәшмәләр шәлкеме уздырыла. Аларда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнаша.
UNIDO-ГЭФ проекты Россия индустриясенең энергетик нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән, аның ахыр максаты булып Россиядә парник газлары чыгаруны киметү тора.
Проектны тормышка ашыру барышында индустриядә энергия саклауның төрле политик һәм коммерциональ инструментларын булдыру һәм адаптацияләүгә ярдәм итү күздә тотыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International