Экология министрлыгы белгечләре Казансу елгасы суына экспресс-анализ ясады

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Үзәк территориаль идарә инспекторлары белән берлектә, Казансу елгасының өслек сулары торышына мониторинг үткәрделәр. Чара Казанда 8-10 августта үтәчәк Хай-дайвинг буенча дөнья кубогы кысаларында башкарыла. Бүген 32 күрсәткеч буенча су пробалары алынды. Күчмә лаборатория ярдәмендә урында аммоний ионнарына, эрегән кислородка анализ ясалды һәм pH кимәле билгеләнде. Су барлык күрсәткечләр буенча да халык мәдәни-көнкүреш максатларында куллана торган су объекты нормативларына туры килә.
Экология министрлыгы белгечләре мондый рейдларны көн саен үткәрәләр. Казансу елгасының өслек сулары торышына мониторинг су сыйфатының санитар-гигиеник нормаларга туры килүен күрсәтә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International