Иң яхшы экологик плакат конкурсы үткәрелде

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Балтач районы “Романтик” балаларны савыктыру лагерында иң яхшы экологик плакат конкурсы үткәрделәр. Анда 7–16 яшьлек балалардан торган 7 отряд катнашты. Плакатлар туган як табигатенә сак караш, төрле җирләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, дөньякүләм экологик проблемалар турында булды. Жюри каравына шулай ук “Табигатькә сак караш” темасына төшерелгән рәсемнәр дә тапшырылды. Иң яхшы эшләр өчен дипломнар һәм истәлекле призлар бирелде.
Төньяк территориаль идарә белгечләре шулай ук экологик викторина үткәрделәр, балаларга Министрлыкның эшчәнлеге турында сөйләделәр. Азактан Идел-Кама дәүләти биосфера тыюлыгы турындагы “Места заповедные” фильмын карау оештырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International