ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 14 октябрендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Чүпрәле муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Аерым алганда, Татар Шатрашаны авылында Яклау елгасы дамбасын ишелүдән саклау буенча капиталь ремонт, Искә Кәкерле авылында “Кристалл” ҖЧҖ сөт заводының атмосфера һавасын пычратуын контрольгә алу мәсьәләләре каралды.
14 октябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Идел буе федераль университетының биоэкология кафедрасы студентлары белән бергә, Зәңгәр күл тирәсен җыештырдылар. Чара Татарстан муниципаль районнары территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы кысаларында үткәрелде. Өмәдә 40 кеше катнашты. Ике сәгать эчендә 50 капчыктан артык чүп-чар җыелды.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре «ФОРТ-РИМЭКС» компаниясе” ҖЧҖнең Казан ш. Гвардия урамында һәм Завод урамында, Лаеш районы Обухово торак пунктында урнашкан автоягулык станцияләренә куелган, резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган ябык системаларның эшен карадылар.

11
октябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре республика районнары территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы кысаларында үткәрелгән “Агач утырту көне” традицион табигать саклау акциясендә катнаштылар. Министрлык хезмәткәрләре көче белән “Шәһәр яны урманчылыгы”ның Биектау участогында 300дән артык нарат утыртылды.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле Министрлык сайтыннан файдаланучылар!
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупция торышы турында халык фикерен белешү үткәрелә.
Анкета сорауларына җавапларны “Коррупциягә каршылык” – “Халык фикерен белешү, анкеталар” бүлегендә бирергә мөмкин. Юнәлтмәсе: http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
8 октябрьдә Татарстанда муниципаль берәмлекләр территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы башланды. Аның кысаларында парклар, балалар мәйданчыклары, азык-төлек һәм әйбер базарлары, халык күпләп ял итә торган урыннар, гараж кооперативлары, шәхси торак секторы территорияләре чүп-чардан тазартылачак. Бу көннәрдә җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү законнарының үтәлешенә, аеруча саклаулы табигать территорияләренең санитар торышына күзәтчелек тә көчәйтелә.
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Экологик куркынычсызлык” бөтенроссия форумы бара. Ул экологик проблемаларга игътибар юнәлтүне күздә тота. Максаты – экология өлкәсендә нәтиҗәле инновацион технологияләр иңдерүне тәэмин итә торган алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм халыкның экологик куркынычсызлыгын күтәрү.

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәттә “Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология-2014” һәм “Экологик куркынычсызлык-2014” дигән XIII халыкара махсус күргәзмә ачылды. Чара Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы “Татнефть” ААҖ һәм нефть-газ тармагы предприятиеләре белгечләре өчен ел саен үткәрелә. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 53 шәһәреннән һәм чит ил компанияләреннән 90нан артык продукция тәкъдим ителә. Ул 10 октябрьдә ябылачак.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
6 октябрьдә, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, “Триумф” спорт комплексында мини-футбол буенча төркемнәр этабы булып узды. Шобага нәтиҗәләре буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасына каршы Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы,

3
октябрь, 2014 ел
җомга
2015 елның январенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Хезмәткә һәм илне саклауга әзер” (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүне тикшерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International