Татарстанда территорияләрне санитар-экологик чистарту декадасы бара

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
8 октябрьдә Татарстанда муниципаль берәмлекләр территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы башланды. Аның кысаларында парклар, балалар мәйданчыклары, азык-төлек һәм әйбер базарлары, халык күпләп ял итә торган урыннар, гараж кооперативлары, шәхси торак секторы территорияләре чүп-чардан тазартылачак. Бу көннәрдә җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү законнарының үтәлешенә, аеруча саклаулы табигать территорияләренең санитар торышына күзәтчелек тә көчәйтелә. Торак пунктларда, шәһәр яны зоналарында, су объектларының яр буйларында, халык күпләп ял итә торган җирләрдә урнашкан законсыз калдык ташлау урыннарын бетерү мәсьәләсе аерым игътибарга алына.
Татарстандагы муниципаль берәмлекләр территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы 18 октябрьдә шимбә өмәсе белән тәмамланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International