Экология министрлыгы белгечләре «ФОРТ-РИМЭКС» АЗСында мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасы белән танышты

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре «ФОРТ-РИМЭКС» компаниясе” ҖЧҖнең Казан ш. Гвардия урамында һәм Завод урамында, Лаеш районы Обухово торак пунктында урнашкан автоягулык станцияләренә куелган, резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган ябык системаларның эшен карадылар.
Республиканың автоягулык станцияләрен җиһазлау буенча эш кысаларында беренче этапта – 2015 ел азагына кадәр мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән дүрт эре шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә урнашкан 260лап автоягулык станциясе җиһазланачак. 2020 ел азагына кадәр шундый системалар белән республиканың башка шәһәр һәм торак пунктларындагы автоягулык станцияләрен дә җиһазлау күздә тотыла.
Автоягулык станцияләрен ул системалар белән җиһазлау атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә һәм тулаем республикада экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мәсьәләне чишү республиканың тыгыз төзелгән һәм автотранспорт концентрациясе зур булган эре шәһәрләре өчен бигрәк тә мөһим.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International