Санкт-Петербургта «Экологик куркынычсызлык» XIII бөтенроссия форумы бара

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта “Экологик куркынычсызлык” бөтенроссия форумы бара. Ул экологик проблемаларга игътибар юнәлтүне күздә тота. Максаты – экология өлкәсендә нәтиҗәле инновацион технологияләр иңдерүне тәэмин итә торган алдынгы тәҗрибәне өйрәнү һәм халыкның экологик куркынычсызлыгын күтәрү. Форумда һава тирәлегенең куркынычсызлыгы, су ресурсларының куркынычсызлыгы һәм сакланышы, калдыкларны энергия чыганагы буларак куллану, халыкка экологик белем бирү, табигать законнары, халыкның саулыгын һәм тормыш сыйфатын яхшырту кебек темалар тикшерелә. Ул 10 октябрьдә тәмамланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International