ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләти экологик экспертиза бүлеге башлыгы Ольга Мандичеваның туган көне. Ул министрлыкта 2005 елдан бирле эшли. Башта дәүләти экологик экспертиза һәм табигатьтән файдалануны нормалаштыру идарәсенең дәүләти экспертиза бүлегендә җитәкче белгеч иде, 2012 елдан әлеге вазифасына күчерелде. Бүген видеоконференция режимында территориаль тармаклар белән уздырылган киңәшмәдә Ольга Мандичеваны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров котлады, аның югары һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте, нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт әйтте.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “ФОРТ-РИМЭКС” компаниясе ҖЧҖнең Магистраль урамы 86да урнашкан, “Транснефтепродукт” ҖЧҖнең К.Тинчурин һәм Г.Камал урамнары чатында урнашкан автоягулык станцияләренә куелган, резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан мотор ягулыгы парларын арытаба нефтебазаларда рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган йомык системаларның эшен карадылар.

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың иң эре “Түбән Кама-нефтехим” ААҖ, “ТАНЭКО” ААҖ, “Казан-оргсинтез” ААҖ предприятиеләре вәкилләре белән очрашу булып узды. Анда катнашучылар inMedia холдингының химия һәм нефть-химия индустриясе предприятиеләренә атмосфера һавасын саклау, шул исәптән автоматика кулланып саклау өлкәсендә җитештерү контролен оештыру буенча эшчәнлеге белән таныштылар.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының тармак оешмаларында Татарстанның Социаль-экономик күзәтчелек комиссиясе әзерләгән “2014 елның 1 яртысында Коррупциягә каршы күзәтчелек” һәм “Татарстан халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” темалары буенча хезмәт коллективлары очрашулары булып узды. Шул кысаларда коррупциягә китерә торган факторларга анализ нәтиҗәләре,

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Октябрь башында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупион хәбәрче” журналының чираттагы саны чыгарылды.
Журналда коррупциягә каршылык законнарына 2014 елның 3 кварталына кадәрге үзгәрешләр һәм Министрлыкның 3 кварталдагы антикоррупцион эшләре бәян ителә.
Шулай ук журналистларның төрле хәбәр чараларында басылган “Коррупциягә каршы көрәш экономика үсеше тукталуга сәбәп булды” (www.vedomosti.ru); “ГИБДД коррупциягә бәйле яңа вәкаләтләр тели” (www.avtovzglyad.ru); “Ришвәтчеләрне тавыштан таныячаклар” (www.mk.ru); “Татарстанда коррупция турында сирәк хәбәр итә башладылар” (www.regnum.ru) мәкаләләре яктыртылды.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 27 октябреннән башлап Татарстанның V Яшь гражданнар форумы үткәрелә. Проект яшь гражданнарның, балалар оешмаларының иҗтимагый активлыгын күтәрүгә, аларны камилләштерү һәм ныгыту механизмнарына, балалар һәм яшьләр проблемаларын чишүгә юнәлтелә.
Форумга Татарстанның барлык районнарыннан балалар хәрәкәте лидерлары һәм җитәкчеләре җыелачак. Экспертлар сыйфатында җәмәгать оешмалары һәм тармаклар вәкилләре чакырыла.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан территорияләрен санитар-экологик чистарту буенча 18 октябрьгә ниятләнгән өмә һава шартлары начараю сәбәпле кичектерелә. Республика өмәсенең яңа датасы соңрак хәбәр ителер.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкләгән делегация Интеллектуаль транспорт системалары буенча 15-16 октябрьдә Казанның ИТ-Паркында булып узган халыкара практик семинарда катнашты. Семинарда катнашучыларга “Атмосфера пычрануга автотранспорт йогынтыларын киметү механизмнары” «Mechanisms for minimisation of the impact of motor-vehicle transport on atmospheric pollution») темасына доклад укылды, һәм ул транспорт системалары белән идарә итүче Россия һәм чит ил оешмалары җитәкчеләрендә кызыксыну тудырды.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Мәскәү Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаментының “яшел стандартларга” багышланган коллегиясендә катнашты.
Коллегия эшендә Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин, Табигатьтән файдалану департаменты җитәкчесе Антон Кульбачевский, “Яшел стандартлар үзәге” коммерциясез партнерлыгы директоры Рәшит Исмәгыйлев, шулай ук төбәк министрлыклары, төзелеш һәм коммерция оешмалары вәкилләре, галимнәр катнашты.
2014 елның 11-12 октябрендә, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мини-футбол буенча плей-офф сериясе уеннары булып үтте. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Хисап палатасы командаларын җиңеп, ярымфиналга чыкты, анда барган каты көрәштә исә Татарстан Экономика министрлыгы командасына биреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International